Соңгы атнада республика предприятиеләрендә бер үлем очрагы теркәлгән

2013 елның 19 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

ТР Дәүләт Хезмәт инспекциясенең бүгенге көнгә булган саннарына  караганда, 10 нчы августтан 16 сына чаклы республикада 1 үлем һәм 4 авыр җәрәхәт очрагы теркәлгән.

         Үлем белән тәмамланган очрак 15 августта “Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖендә теркәлгән. Биредә газ белән кисү эшләре башкарган вакытта 49 яшьлек җиз суднолар корпусларын җыючы сулыш юлларын пешергән.

Хисап атнасы барышында шулай ук 4 бәхетсезлек белән тәмамланган  очрак та теркәлә.

Шуларның беренчесе Әлмәтнең “Чулпан” ҖЧҖендә 10 нчы августта булган. Бу көнне комбайн тутыргычын чистарту нәтиҗәсендә механизаторның сул кул бармагы өзелә.

Бәхетсезлек белән тәмамланган чираттагы очрак  шул ук көнне шул ук районда “Ивашкин” исемендәге крестьян (фермер) хуҗалыгында булган. Эшләп торган комбайнның бункерыннан иген бушатканда 58 яшьлек тракторист кулын яралый.

Авыр җәрәхәткә китергән  башка очраклар 12 августта Кукмара һәм Яшел Үзән районнарында теркәлгән. И.Гарипов шәхси эшмәкәр предприятиесендә тротуар плиткасын салганда эшче сул кулын кисә. ПКФ «Полюс-Альфа» ҖЧҖендә (Яшел Үзән) үткенли торган станокта эш башкарган чакта электромонтерның кулыннан пычагы ычкынып китә дә, үзенең үк эчен ерта.

Узган хисап атнасында төркемле бәхетсезлек очраклары күзәтелмәгән.

Хәзерге вакытта барлык күрсәтелгән очраклар буенча тикшерү бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International