Айрат Шәфигуллинны “Казан-Арена” футбол стадионы төзелешенә керткән зур өлеше өчен мактау хаты белән бүләкләделәр

2013 елның 14 августы, чәршәмбе
Төзүчеләр көненә багышлап Казанда үткәрелгән тантаналы чара кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллинга ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Фәйзуллин исеменнән мактау хаты тапшырылды. Министрга 2013 нче елгы XXVII җәйге Универсиада объекты -  “Казан-Арена” футбол стадионы төзелешенә керткән аеруча мөһим хезмәтләре һәм шәхси  өлеше өчен рәхмәт белдерелә.
“Зур эш эшләнде, объектны кулланылышка тапшыру вакыты төгәл сакланды. Эшкә сәләтлелек, чыдамлылык, төрле мәсьәләләрне чишүгә иҗади якын килү һәм командада эшли белү – бу сыйфатлар бездәге зур вакыйгалар казанында кайнаган һәм анык нәтиҗәгә ирешү өчен көч түккән һәркемдә ачык чагылды. Мондый сыйфатлар Сездә дә бар. Республиканы үстерү кебек олы хезмәткә керткән зур өлешегезне югары бәялим. Иманым камил, Сезнең катнашыгыз белән киләчәктә яңа мөһим проектлар да сафка басар”, - диелә мактау хатында.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International