Соңгы ике-өч атнада республиканың махсус һөнәри белем бирү учреждениеләрендә максатчан программа нигезендә укырга теләп гариза бирүчеләр саны бермә-бер арткан.
Хәзер буш эш урыннары турында игълан әзерләгәндә, аеруча сак булу сорала. Әгәр дә текстта кеше үзенең тән төсе, җенесе, яше, милләте, гаилә хәле ягыннан «кимсетелгән» дип табылса, эш тәкъдим итүчеләр административ җаваплылыкка тартылачак.
2012 елда Татарстан Россиядә эш урыннарында һәлак булучылар саны буенча өченче урынны биләде. Кызганычка каршы, бу проблема һаман да көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. 2 нче августтан 9 нчы августка кадәр ТР Дәүләт инспекциясе тарафыннан ике үлем белән тәмамланган, өч авыр җәрәхәтләр китергән бәхетсезлек очраклары теркәлгән.