Министрлык сайтында социаль ярдәм чаралары хакында радиорепортажлар тыңларга мөмкин

2013 елның 16 августы, җомга
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында тәүге тапкыр “Аудиорепоражлар” дигән бүлекчә барлыкка килде. Биредә «Социаль энциклопедия» дип аталган радиотапшырулар циклын тыңларга була. Аларда Татарстан Республикасының аерым категориягә ия гражданнарына күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары хакында тәфсилләп сөйләнә.
Әлеге тапшыруның максаты социаль ярдәм чаралары хакында халык арасында үзенә күрә бер “ликбез” үткәрүдән гыйбарәт. 
Аудиотапшырулар белән танышу юли бик җиңел – моның өчен бары тик http://mtsz.tatarstan.ru/rus/press/audio.htm сылтамасы буенча узарга кирәк.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International