"Камаз" мәдәният сараенда махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2013 елның 16 августы, җомга

22 августта Яр Чаллының "Камаз" мәдәният сараенда уку йортларында белем алып  чыкканнар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрелә. Әлеге чарада 18 предприятие катнаша. Алар арасында:  «АГРОСИЛА ГРУПП»,  «Тандер» ҖЧҖләре,  «РОСТ» ҖЧҖ һ.б. оешмалар бар.

Эш бирүчеләр бу көнне   менеджер, тренер, лаборант, агроном, токарь, слесарь, инженер-конструктор, кран машинисты һ.б. белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Чараның башлану вакыты: сәгать 10.00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International