ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2013 ел
сишәмбе

Бу көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә Эш бирүче көне булып узган.

Республика күләмендә үткәрелүче "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре "Сити-Молл" сәүдә үзәгендә бәйрәм чарасы уздырдылар. Бу көнне аз тәэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 30 балага өр-яңа мәктәп букчалары бүләк ителде.

 


26
август, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры эшлекле визит  белән Питрәч районына барачак. Бу уңайдан Питрәчтә халыктан килгән сорауларга министр тарафыннан    җаваплар  бирү оештырылыр дип  көтелә.

Бөгелмә егете Эдуард Ширазданов күптән түгел ХХII җәйге Сурдлимпия уеннары чемпионы булып танылды. Ишетмәүчеләр арасында Болгария башкаласы Софиядә узган иң дәрәҗәле бәйгедә Россиянең алты, Европаның бер тапкыр чемпионы грек-рим көрәшендә җиңү яулады. Эдуард Ширазданов 74 килограммга кадәр авырлыкта көрәшкән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә.

23
август, 2013 ел
җомга

Кичә Казанның Идел буе районында урнашкан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узды. Бу чарага эш эзләүче яшьләр, аеруча уку йортларын тәмамлап, эш таба алмый интегүчеләр чакырылган иде.  

 

Төрле категорияләрдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 бала мәктәптә белем алуга әзерлекне тикшерү буенча диагностика узганнар.

22
август, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Яр Чаллының «КАМАЗ» мәдәният үзәгендә укуны тәмамлаучылар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды.

21
август, 2013 ел
чәршәмбе
23 август көнне Курск дугасында барган сугышта җиңү яулауга 70 ел тула. Шул уңайдан әлеге куркыныч көрәшнең зәһәр ачысын үз иңендә татыган ике Татарстан ветераны Курск шәһәренә юл тотты.
Бүгенге көндә Татарстанда 19 805 теркәлгән эшсез кеше бар. Узган атна белән чагыштырганда эшсезләр саны 50 кешегә кимегән. 20 нче августка эшсезлек дәрәҗәсе 0,97% тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International