ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы күзәтүенә караганда, 14 нче августтан алып 20 нче августка чаклы булган хисап атнасында эшсез дип танылганнар арасыннан 210 кеше эшкәртүче җитештерү тармагына караган эшеннән азат ителгән. Моңа охшаш хәл икътисадый эшчәнлекнең башка төрләрендә дә очрый. Мисал өчен, икътисад эшчәнлеге өлкәсеннән 84 кеше эшсез дип билгеләнгән.
Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: мәгариф – 42, сәламәтлек саклау – 30, төзелеш – 26, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 25, дәүләт идарәсе – 24, күчемсез милек белән операцияләр – 23, транспорт һәм элемтә – 23, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 20, икътисад эшчәнлеге - 17, файдалы казылмалар табу – 11, электроэнергия, газ, су җитештерү һәм тарату – 11, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 8. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.
Хисап атнасы барышында исә 768 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 313е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 57 кеше исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.