Бүген Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Әлеге чарада мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар катнашкан.
Бу көнне Әлмәт һәм Казан шәһәрләрендә урнашкан предприятиеләр эшсезләргә эш урыннары тәкъдим иткәннәр. Алар арасында Казан җир өсте һәм җир асты электр транспорты техникумы, «АЛНАС» ААҖ, «СМП-Нефтегаз» ААҖ, «АПОПАТ» ААҖ, ФКУ «2 ОФПС ГПС по РТ» кебек оешмалар бар.
Ярминкәгә килүчеләр эшне токарь, фрезеровщик, кладовщик, мастер, штамповщик, слесарь-төзекләндерүче, станоклар операторы, балта остасы-станокчы, бакырчы, автобус йөртүче, кондуктор, янгын сүндерүче кебек белгечлекләр буенча булган 200 вакансия арасыннан сайлап ала алган.
Чарага килгән 177 кешенең 22сенә эш урынына юллама бирелгән.