Чистайда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе уздырганнар

2013 елның 21 августы, чәршәмбе

Чистайда урнашкан "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясендә катнашу күптән инде еллык гүзәл традициягә әверелгән. Бу елны да биредә "Хәерле юлга" дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша куйганнар. Чара үзәк белгечләре һәм "Мангуст" волонтерлар отряды ярдәме белән әзерләнгән.

Социаль куркыныч гаиләләрдә тәрбияләнүче 10 малай һәм 10 кыз спонсор Клавдия Сухановадан уку әсбаплары тутырылган мәктәп букчалары кабул итеп алганнар.

Җыр, бию белән үрелеп барган әлеге чара һәркемнең күңелендә бары яхшы хатирәләр генә калдырды, ди үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International