ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга

Кукмарада  урнашкан балалар һәм яшүсмерлә өчен "Кояшкай" приютында тәрбияләнүчеләр җәйне бик кызык уздырганнар.  Белгечләр балалар өчен табигатькә генә түгел, Татарстанның Болгар һәм Казан кебек шәһәрләренә дә экскурсияләр оештырганнар.

 

Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре җирле ЗАГС органнары белән берлектә "Бәхетлебез бергә" дип исемләнгән эксперименталь психологик программа нигезендә эшли башларга җыеналар.  Ул гаилә иминсезлеге күренешен кисәтүгә юнәлдерелгән.

 

Министрлык бинасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршында коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узган. Биредә "көнкүреш" коррупциясен киметү буенча чаралар планы проекты тикшерелгән, һәм 2013 елда милке, кереме хакында мәгълүмат бирүче кайбер кешеләрне мәгълүматларының дөреслеге ягыннан тикшерү турында сөйләшенгән.

Түбән Камада психолог Н.Емельянова тарафыннан "Без тынычлык өчен" дип исемләнгән чара уздырылган.  Әлеге чарада авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 35 бала катнашкан.

 

Шушы көннәрдә Чистайда урнашкан "Балкыш" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында "Сакчыллык - куркынычсызлыкның нигезе" дип исемләнгән чара үткәрелгән.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе булып үткән.  Ярминкәдә  «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Кадырова, "Тандер" ЯАҖ, "Магнит" гипермаркеты кебек предприятиеләр катнашкан.
Бүген “Комсомольская правда” газетасы редакциясендә “Мигрантларны иминиятләштерү өчен кем түләргә тиеш?” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды.Бу чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан  вәкил буларак министр урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Кибардина катнашты.
17 сентябрь көнне сәгать 12дә Казанның Идел Буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә "Бәхетле-1" ҖЧҖ,  "Росгосстрах" ҖЧҖнең ТРдагы филиалы, "Клининг-Партнер" ҖЧҖ,  Г.Давыдов шәхси предприятиесе кебек оешмалар катнаша.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 18930 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 502 кешегә кимегән.
Республикабыз оешма-предприятиеләренә  39983 эшче кирәк. 4 сеннән 10 нчы сентябрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3844 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International