Кукмарада урнашкан балалар һәм яшүсмерлә өчен "Кояшкай" приютында тәрбияләнүчеләр җәйне бик кызык уздырганнар. Белгечләр балалар өчен табигатькә генә түгел, Татарстанның Болгар һәм Казан кебек шәһәрләренә дә экскурсияләр оештырганнар.
Шулай ук балалар Мамадыш районының "Өмет" лагерендә дә ял итергә өлгергәннәр. Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча круизга да барып кайтканнар.
5 бала исә Яр Чаллыда урнашкан "Робинзон" төбәк хәрби-патриотик слетында катнашкан. Алар 3нче урын алып, 5 мең сумга сертификат һәм грамота белән бүләкләнгәннәр. Ә "Лазертаг" бәйгесендә катнашып, 6790 сумлык сертификатка ия булганнар.
Хәзерге вакытта приютта тәрбияләнүчеләр ярминкәгә әзерләнәләр.