Татарстанда 18930 эшсез кеше бар

2013 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Бүгенге көндә Татарстанда 18930 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 502 кешегә кимегән.

4 сеннән 10 нчы сентябрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 560 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып эшкәртүче тармак тора. Эшсез дип танылган 70 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә тир түккән булган. 

Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе  0,92% ны тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International