21 сентябрь көнне "Парк Хаус" моллы каршындагы мәйданда инде алтынчы тапкыр республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә, гомуми һәм өстәмә белем мәктәпләрендә, мәктәпара уку комбинатларында белем алучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары һәм эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Ярминкәне оештыручылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары.
19 сентябрь көнне "Камаз" мәдәният сараенда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә 18 предприятие эш урыннары тәкъдим итә.
"Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм республика үзәге белгечләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә социаль программалар республикакүләм конкурсы уздыралар. Әлеге бәйге наркоманияне кисәтү һәм махсуслашкан учреждениеләрдә тәрбияләнүче социаль тернәкләндерүгә мохтаҗ яшүсмеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен булдыруга юнәлдерелгән. Әлеге чара "Наркотикларсыз тормыш" девизы астында үтүче айлык кысаларында уздырылачак.
26 сентябрь көнне исә "Гаилә" үзәге гаилә һәм балаларны социаль тәэмин итү үзәкләре белгечләре өчен семинар да үткәрә. Ул "Яшүсмерләр арасында суицид куркынычын кисәтү" дип атала.
Кукмарада урнашкан балалар һәм яшүсмерлә өчен "Кояшкай" приютында тәрбияләнүчеләр җәйне бик кызык уздырганнар. Белгечләр балалар өчен табигатькә генә түгел, Татарстанның Болгар һәм Казан кебек шәһәрләренә дә экскурсияләр оештырганнар.
Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре җирле ЗАГС органнары белән берлектә "Бәхетлебез бергә" дип исемләнгән эксперименталь психологик программа нигезендә эшли башларга җыеналар. Ул гаилә иминсезлеге күренешен кисәтүгә юнәлдерелгән.
Министрлык бинасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршында коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узган. Биредә "көнкүреш" коррупциясен киметү буенча чаралар планы проекты тикшерелгән, һәм 2013 елда милке, кереме хакында мәгълүмат бирүче кайбер кешеләрне мәгълүматларының дөреслеге ягыннан тикшерү турында сөйләшенгән.
Түбән Камада психолог Н.Емельянова тарафыннан "Без тынычлык өчен" дип исемләнгән чара уздырылган. Әлеге чарада авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 35 бала катнашкан.