Минстрлыкта коррупциягә каршы Советның чираттагы утырышы узды

2013 елның 13 сентябре, җомга

Министрлык бинасында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры каршында коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узган. Биредә "көнкүреш" коррупциясен киметү буенча чаралар планы проекты тикшерелгән, һәм 2013 елда милке, кереме хакында мәгълүмат бирүче кайбер кешеләрне мәгълүматларының дөреслеге ягыннан тикшерү турында сөйләшенгән.

Тикшерү барышында совет 2012-2014 нче еллар өчен коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру Программасына үзгәрешләр кертү турында карар кабул иткән. Шулай ук бу мәсьәлә буенча министрлыкның бүлек башлыклары белән киңәшмә үткәрергә дә сөйләшкәннәр.

Моннан тыш агымдагы елның 2 нче яртыеллыгында   2012 нче ел өчен милке, кереме хакында мәгълүмат бирүче кайбер кешеләрне мәгълүматларының дөреслеге ягыннан тикшерү турында да килешенгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International