Бөгелмәдә яшәүче 50 кеше вакантлы эш урыннары ярминкәсенә барган

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмәнең эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе булып үткән.  Ярминкәдә  «Просто молоко» ИК ҖЧҖ, шәхси эшмәкәр Кадырова, "Тандер" ЯАҖ, "Магнит" гипермаркеты кебек предприятиеләр катнашкан.

Чарага 50 кеше килгән, шуларның 10на эш урынына юллама тапшырылган.

Ярминкә барышында гражданнарга юрист хезмәтләре күрсәтелгән, һөнәри уку буенча белгеч белән аралашу мөмкинлеге дә тудырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International