17 сентябрь көнне сәгать 12дә Казанның Идел Буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә "Бәхетле-1" ҖЧҖ, "Росгосстрах" ҖЧҖнең ТРдагы филиалы, "Клининг-Партнер" ҖЧҖ, Г.Давыдов шәхси предприятиесе кебек оешмалар катнаша.
Ярминкәгә килүчеләр булган вакансияләр турында белешмәләр алып, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән булган сорауларына җаваплар табып, һөнәри юнәлеш, уку хакында да белешеп китә алачаклар.
Ярминкәгә килүчеләргә шулай ук эшкә урнашу сораулары хакында язылган белешмәлекләр, газетлар да таратылачак.
Фотография с сайта: inforotor.ru