ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген “Комсомольская правда” газетасы редакциясендә “Мигрантларны иминиятләштерү өчен кем түләргә тиеш?” дигән темага түгәрәк өстәл булып узды.Бу чарада ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан  вәкил буларак министр урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Кибардина катнашты.
17 сентябрь көнне сәгать 12дә Казанның Идел Буе халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Ярминкәдә "Бәхетле-1" ҖЧҖ,  "Росгосстрах" ҖЧҖнең ТРдагы филиалы, "Клининг-Партнер" ҖЧҖ,  Г.Давыдов шәхси предприятиесе кебек оешмалар катнаша.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 18930 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора. Узган хисап атнасы белән чагыштырганда теркәлгән эшсезләр саны 502 кешегә кимегән.
Республикабыз оешма-предприятиеләренә  39983 эшче кирәк. 4 сеннән 10 нчы сентябрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3844 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Узган хисап атнасында Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсенең кимүе күзәтелә. Бүген ул 0,92% тәңгәл килә.

Кичә Әтнә районында урнашкан "Изгелек" халыкны социаль тэмин итү комплекслы үзәгендә районның полиция бүлеге башлыгы урынбасары И.Баязитов катнашында түгәрәк өстәл булып узган. Биредә үзәк белгечләре, филиал һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә булган.

 

Бүген Кама Аланы бүлеге буенча эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе булып узган. Эшсез һәм яңа эш урыны эзләүче гражданнарга Алабуганың "Форд-Соллерс" ҖЧҖ вакансияләр тәкъдим иткән. 

Бүген Минзәлә районы үзәгендә  "Без - терроризмга каршы" дип исемләнгән акция булып узган. Аны Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге каршындагы "Волонтер" үзәге оештырган.

 

Бүген Әлмәтнең эш белән тәэмин итү үзәгендә Ижау шәһәренең "Развитие" ҖЧҖе белән берлектә эш бирүче көне булып узган. Әлеге предприятие вәкиле Мәскәү, Подольск, Калуга кебек шәһәрләрдә вахта ысулы белән эшләү хакында бәян иткән.  Теләге булган һәркем анкеталар тутырган.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

            Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Уңыш формуласы-2013” конкурсында катнашу өчен сорау язулары кабул итүен дәвам итә. Бу конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасын  иң яхшы яктыртучы журналистларны билгеләүдән гыйбарәт.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International