Түбән Каманың "Веста" үзәгендә яшүсмерләрне толерант булырга өйрәтәләр

2013 елның 13 сентябре, җомга

Түбән Камада психолог Н.Емельянова тарафыннан "Без тынычлык өчен" дип исемләнгән чара уздырылган.  Әлеге чарада авыр тормыш һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 35 бала катнашкан.

Психолог яшүсмерләр белән эшне "Толерантлык индексы" дигән экспресс-сораулыктан башлаган.  Аның нәтиҗәләре исә 95% бала башка милләт һәм этнос кешеләренә уңай карый, әмма бары тик 50% кына башка милләттән булган әңгәмәдәшенең сүзненә игътибар итә дип күрсәткән.

Психолог балаларга бар дөньяда тынычлык өчен көрәшә башлаганчы, үзеңнең кечкенә генә җәмгыяви төркемеңдә тынычлык тудырырырга кирәк дип аңлаткан.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International