Республикабыз оешма-предприятиеләренә 39983 эшче кирәк. 4 сеннән 10 нчы сентябрьгә кадәр булган хисап атнасы өчен эш бирүчеләр тагын 3844 хезмәткәргә ихтыяҗ бар дип белдергәннәр.
Вакантлы урыннарга иң киң сайлау мөмкинлеге Казанда – 19106. 6168 эшсез арасыннан яңа эш урыннарын Яр Чаллыда яшәүчеләр эзли, ә 2463 урынны Түбән Камалылар дәгъвалый. Шул ук вакытта 18830 татарстанлы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты исә шартлы рәвештә бер ачык вакансиягә 0,4 кеше тәшкил итә.