Казанда гаилә иминсезлеге проблемасын яңа психологик ысул ярдәмендә чишә башларга җыеналар

2013 елның 13 сентябре, җомга

Казан шәһәренең Идел буе районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре җирле ЗАГС органнары белән берлектә "Бәхетлебез бергә" дип исемләнгән эксперименталь психологик программа нигезендә эшли башларга җыеналар.  Ул гаилә иминсезлеге күренешен кисәтүгә юнәлдерелгән.

Социаль тәэмин итү үзәге психологлары булачак яшь парларны гаилә тормышына психологик яктан әзерлиләр. Алар бу уңайдан дискуссия, эвристик әңгәмә,   психодиагностика, арттерапия кебек ысуллар кулланалар.  

Барлык катнашучыларга бәхетле гаилә тормышы нигезләре турында язылган буклетлар да таратыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International