ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Экстремизм айлыгы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкәннәр белән әңгәмәгә район эчке эшләр бүлегеннән Илнур Корбангалиев чакырылган.

25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Иртәгә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары шәһәр ярминкәсе узачак. Биредә барлык гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә  вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат биреп, эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр.

 

 
       Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында “Кыек юлга басма” программасы кысаларында “Яшүсмер сәламәтлеге. Яшүсмерләр һәм хәмер. Скрининг-анкета”темасына чара булып узган. Анда хокук бозган 9 яшүсмер һәм 1 азат ителгән бала катнашкан.
На днях на территории лыжной базы «Старт» Сармановского района в рамках проведения «Кросса наций» был организован забег детей и взрослых.

Гражданнарның социаль-тернәкләндерү үзәгендә булган чакта куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларыннан Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча тренировка уздырылган.

 


24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Уңыш формуласы-2013” конкурсы башлану турында хәбәр итә. Бу конкурс массакүләм мәгълүмат чараларында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру темасын  иң яхшы яктыртучы журналистларны билгеләүдән гыйбарәт.

Аксубайда урнашкан "Наз - Нежность" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлегендә дәваланучы 23 пенсионер өчен "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән чара үткәрелгән. Аларга кешенең төп хокуклары буенча тулы мәгълүмат җиткерелгән.

 

Минзәләнең халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү үзәге ачылган. Өлкәннәр өчен махсус булдырылган әлеге курс яңа терминологияне өйрәнү, аңа ияләнү, компьютер каршында курку хисен киметүгә юнәлдерелгән.
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
25 сентябрь көнне, сәгать 12дә Мамадыш мәдәният үзәгендә (Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42 нче йорт) башлангыч һәм урта   һөнәри белем учреждениеләре командалары арасында зирәкләр һәм тапкырлар Клубы уеннары фестивале  үткәрелә. Чарада 40лап команда көч сынашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International