ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Республиканың оешма һәм предприятиеләре хезмәткәрләренең күпсанлы   мөрәҗәгатьләренә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.
Шушы көннәрдә Яр Чаллының  12 кешедән торган "Техник көллият" командасы Анапа шәһәрендә узган  Русия физик әзерлек смотрыннан җиңү яулап кайтты.

1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Дәүләт Хезмәт инспециясе мәгълүматына караганда, 21 нче сентябрьдән 27 сенә чаклы 1 үлем һәм 4 авыр җәрәхәт  очрагы теркәлгән.


Ханты-Мансийск шәһәрендә балачакны яклау буенча III Русия-Америка форумы булып узды.

30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, ТР Иҗтимагый Палатасы, “Ак-Барс Созидание” хәйрия фонды, Бөтенрусия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республикасындагы оешмасы, “ТР психологлары ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлыгы, Авыр тормыш хәлендәге балаларны яклау фонды, «REHAB AND MEDICAL» Британия компаниясе, “Рехабволга” компаниясе ярдәме белән, 1-2 октябрь көннәрендә “XXI гасыр тернәкләндерүендә дөньяви технологияләр. Россиядә гамәли куллану” дип исемләнгән Халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.
Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы министрлыклары тарафыннан оештырылган “Кайнар линия” телефоннары эшли башлаячак. Барлыгы 22 телефон номеры гамәлдә булыр дип көтелә.  
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Яңа Чишмә районында урнашкан “Кайгырту” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре 7-9 сыйныф укучылары белән әңгәмә корганнар.

26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүгенге көндә Татарстанда 18 741 кеше эшсез дип теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда эшсезләр саны 58 кешегә кимегән. 24 сентябрьгә эшсезлек дәрәҗәсе 0,91% тәшкил итә.
Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 40 655  вакансия белән үлчәнә.
18 нче сентябрьдән алып 24 нче сентябрьгә кадәр  иң күп эшеннән чыгарылучылар  мәгариф өлкәсендә теркәлгән.  Монда 116 кеше эшсез калган. Шулай ук узган атнада сәүдә һәм эшкәртүче җитештерү өлкәләреннән 110 һәм 95 хезмәткәр  эшеннән киткән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International