Иртәгә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары шәһәр ярминкәсе узачак. Биредә барлык гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәге кешеләргә вакантлы эш урыннары турында мәгълүмат биреп, эшкә урнашырга ярдәм итәчәкләр.
Ярминкәдә шәһәрнең предприятие һәм оешмаларыннан килгән 70ләп вәкил катнашачак. Алар арасында "Казан электр техникасы заводы", «Казанькомпрессормаш», "Радоприбор" ААҖләре, "Уютный дом" ИК" ҖЧҖ, "Бәхетле" ҖЧҖ, "Банк куркынычсызлык системалары" ҖЧҖ бар. Әлеге предприятиеләр эш эзләүчеләргә төрле һөнәрләр буенча 4580 вакантлы урын тәкъдим итәчәкләр.
Чарага килүчеләр пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре белән сөйләшеп, кызыксындырган сорауларына җаваплар таба алачаклар.
Ярминкә иртәнге сәгать 10.00да башлана.