Гражданнарның социаль-тернәкләндерү үзәгендә булган чакта куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларыннан Балтачның "Наз" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә кешеләрне бинадан эвакуацияләү буенча тренировка уздырылган.
Тренировка барышында бүлектә эшләүче кешеләрнең янгын чыккан очракта тиешле органнарга вакытында хәбәр итә белүе, янгынсүндергеч белән эшләве тикшерелгән. Районнан килгән махсус белгеч Р.Әхәтов исә эвакуация һәм янгын сүндерү турында сөйләп киткән, янгын очрагында чылтыратырга тиешле телефон номерларын да искә төшергән.
Полициянең вәкаләтле участковые Э.Фәйзрахманов терроризм һәм экстремизмны кисәтү хакында сөйләп узган.