Сарман районының «Шәфкатъ» үзәге хезмәткәрләре «Милләтләр кроссында» катнашкан

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе

        Һәр елны Сарманның  «Старт» чаңгы базасында Бөтенрусия йөгерү көне кысаларында  «Милләтләр кроссын» уздыру традициягә әйләнгән.

         Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, мөмкин кадәр күбрәк кешене физкультура һәм спорт белән  шөгыльләнүгә жәлеп итү, жиңел атлетиканы популярлаштыру максатыннан  уздырылучы бу чарада балалар, яшьләр, төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Бу чарада Сарман районының «Шәфкатъ» халыкны социаль  тәэмин итү комплекслы үзәге  хезмәткәрләре  дә булган.

         Ярышлар яшь төркемнәренә карап,  аерым-аерым узган, шәхси нәтижәләр, командалар нәтижәләре дә чыгарылган.  

         Район Советы аппараты житәкчесе Фәндәс Вәлиев җинүчеләрне кайнар котлап,  Мактау грамоталары, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International