Түбән Камада 11 инвалидны эшкә урнаштырганнар

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Бүген Түбән Каманың эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән. Әлеге чарада Р.Дилмиев, Л.Гәрәева, И.Анисимова ШП, «Преттль- НК» ҖЧҖләренең кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре катнашкан. Алар тарафыннан диспетчер, автомобиль юучы, схема жгутлары бәйләүче, тегүче кебек белгечлекләр буенча 104 вакансия тәкъдим ителгән.
Эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эшсез гражданнарга аларны кызыксындырган эш урыннары турында, вакансияләр банкы хакында тулы мәгълүмат биргәннәр.
Ярминкәгә 20дән артык кеше килгән, шуларның 11е эшкә урнашу өчен әңгәмә узган.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International