Лениногорск халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хәмергә каршы чара уздырганнар

2013 елның 25 сентябре, чәршәмбе
       Лениногорск муниципаль районындагы “Исток-Башлангыч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең актлар залында “Кыек юлга басма” программасы кысаларында “Яшүсмер сәламәтлеге. Яшүсмерләр һәм хәмер. Скрининг-анкета” темасына чара булып узган. Анда хокук бозган 9 яшүсмер һәм 1 азат ителгән бала катнашкан.
       Кичәнең максаты хәмергә бәйлелектән сакланудан гыйбарәт. Кичәдә шәһәр балалар поликлиникасының психологы исерткеч эчемлекләрнең  кеше организмына тискәре йогынтысы турында чыгыш ясап үткән.  
        Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече исә алкоголизмның ни дәрәҗәдә булуын билгеләүче скрининг-анкета уздырган. Анкета нәтиҗәләре күрсәтүенчә, 3 яшүсмернең хәмер кулланмавы, 4 яшүсмернең вакыт-вакыт хәмер куллануы, ә 3 баланың исә исерткечләр кулланып та, үзләрен начар хис итмәве ачыкланган. Үзәкнең психологы әлеге яшүсмерләр белән «Альтернатив реклама» күнегүләре үткәргән. Әлеге күнегүләр реклама аша кабул ителгән мәгълүматларга критика белән карарга өйрәнүгә юнәлдерелгән.
    «Кире кагу» күнегүе исә яшүсмерләрдә хәмерне кире кагу күнекмәләре булдыра. Алар бу  күнегүләрне үтәүгә актив кушылып, үзләрен тәвәккәл тотканнар, актив булганнар.
 
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International