Минзәләнең халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтәләр

2013 елның 24 сентябре, сишәмбе
Минзәләнең халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә пенсионерларны компьютерда эшләргә өйрәтү үзәге ачылган. Өлкәннәр өчен махсус булдырылган әлеге курс яңа терминологияне өйрәнү, аңа ияләнү, компьютер каршында курку хисен киметүгә юнәлдерелгән.
Пенсионерлар өчен мондый курслар уздырган вакытта белгечләр өлкән укучыларга  мәгълүматны мөмкин кадәр тизрәк үзләштерергә ярдәм итә  торган  укыту методикасы кулланалар.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International