Аксубайда урнашкан "Наз - Нежность" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлегендә дәваланучы 23 пенсионер өчен "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән чара үткәрелгән. Аларга кешенең төп хокуклары буенча тулы мәгълүмат җиткерелгән.
Бүлектә шулай ук "Гадәти ваххабизм" һәм "21 гасыр чумасы" дигән видеофильмнар карау оештырылган.
Бу чара "Экстремизмга - юк!" дип исемләнгән айлык кысаларында узган.