ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Бүгенге саннарга караганда, 14 нче сентябрьдән 20 сенә чаклы мондый 3 аянычлы очрак теркәлгән.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга
21 сентябрь көнне "Парк Хаус" моллы каршындагы мәйданда инде бишенче тапкыр республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә, гомуми һәм өстәмә белем мәктәпләрендә, мәктәпара уку комбинатларында   белем алучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары һәм эшләнмәләре ярминкәсе узачак. 

Өлкән яшьтәге кешеләрдә хисси-ихтыярый өлкә бозылуны дәвалау максатларыннан чыгып Алабугада урнашкан "Ышаныч" үзәге социаль тернәкләндерү бүлеге психологы Ольга Бельских яңа тернәкләндерү ысулы керткән. Ул мандала ысулы дип атала.


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

17 сентябрь көнне "Ак Барс" яшьләр үзәгендә ТР студентлар КВН Лигасының ярымфинал уеннары булып үтте. Бу көнне сезонның төп уенында катнашу өчен 9  команда көч сынашты. Алар арасында  "Профтехбелем" җыелма командасы да бар иде. Команда составында хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләр үзләштерүче 9 егет уйнады.


18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
21 сентябрь көнне "Парк Хаус" моллы каршындагы мәйданда инде алтынчы тапкыр республиканың башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениеләрендә, гомуми һәм өстәмә белем мәктәпләрендә, мәктәпара уку комбинатларында   белем алучылар тарафыннан җитештерелгән авыл хуҗалыгы продуктлары һәм эшләнмәләре ярминкәсе узачак.  Ярминкәне оештыручылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау, мәгариф һәм фән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары.
Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министры Татарстан Республикасы Президенты Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында рәсми визит белән АКШта буылп кайтты. 17 сентябрьдән 20сенә чаклы Бостон шәһәрендә “Россия  Инновацион Атнасы" уза.
Шәһәр предприятиеләренең кадрлар белән эшләү хезмәте вәкилләре диспетчер, автомобиль юучы, тегүче һәм башка белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Казанда узган хисап атнасы барышында  теркәлгән эшсезләр саны 2 кешегә кимеп, 3997 не тәшкил итә.

10 нчы сентябрьдән алып 17 нче сентябрьгә кадәр эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 866 кеше теркәлгән. Шуларның 396сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 119 кеше  исә оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.
Узган атна белән чагыштырганда республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән кешеләр саны 131гә кимеде. 17 сентябрьгә 18799 кеше эшсез дип белгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International