Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә экстремизмны кисәтү турында сөйләшкәннәр

2013 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе
Экстремизм айлыгы кысаларында Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  социаль тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкәннәр белән әңгәмәгә район эчке эшләр бүлегеннән Илнур Корбангалиев чакырылган.  Өлкәннәр эчтәлекле, әзерлекле чыгышны тыңлап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тапканнар, үз фикерләрен дә белдергәннәр.
Экстремизм, терроризм күренешләре беркайчан да кабатланмасын, тормышларыбыз тыныч булсын дигән уртак теләктә таралышканнар алар.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International