Мамадышта урта һөнәри белем учреждениеләренең зирәкләр һәм тапкырлар Клубы уеннары узачак

2013 елның 23 сентябре, дүшәмбе
25 сентябрь көнне, сәгать 12дә Мамадыш мәдәният үзәгендә (Мамадыш шәһәре, Совет урамы, 42 нче йорт) башлангыч һәм урта   һөнәри белем учреждениеләре командалары арасында зирәкләр һәм тапкырлар Клубы уеннары фестивале  үткәрелә. Чарада 40лап команда көч сынашачак.
Исегезгә төшереп үтик, “Профтехбелем” КВН Лигасы 2011 елда барлыкка килгән иде. Шул ук исемдәге командага һөнәри белем учреждениеләрендә белем алучы 12 җор күңелле, оста, үткен телле уенчы берләшеп, 2 ел рәттән Сочи шәһәрендә Халыкара КВН фестивалендә дә катнаштылар. Ул фестивальдә РФ, Белорусия, Украина, Финляндия, Германиядән 500 команда көч сынашкан иде.
Зирәкләр һәм тапкырлар Клубы уеннары “Инженер һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыру” программасы кысаларында, шулай ук укучыларның иҗади һәм уку мөмкинлекләрен үстерү, тәртип бозуларны киметү максатларыннан чыгып уздырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International