ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Кышкы каникулларны файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан чыгып, Яр Чаллы “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре аз тэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук мөмкинлекләре чикле 200 бала өчен “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәгендә Яңа ел тамашасы карау оештырганнар.

10
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 1 нче гыйнвардан 7 сенә чаклы 3 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

Яр Чаллының «Асылташ» балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен кышкы каникуллар  бик файдалы уза.  Күптән түгел аларга “КАМАЗ” футбол клубы тарафыннан чираттагы бүләк ясаган – Ижау шәһәре  зоопаркына сәяхәт оештырган.
Алабугада "Волонтер" Төбәкара доброволецлар хәрәкәте һәм "Лидер мәктәбе-2014"  шәһәр доброволецлар үзәге проекты эшли башлаган.  "Лидер мәктәбе" "Социаль менеджмент гамәли академиясе" дигән озакка исәпләнгән программа кысаларында ел дәвамында эшләячәк.  Әлеге проект ТР Министрлар Кабинеты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

 Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Раштуа бәйрәме уңаеннан Симеон Верхотурский исемендәге мәктәп балалары кунакка килгән.


9
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында яшәүче авыр тормыш хәлендә булган, күп балалы гаиләләрдә һәм ТР приютларында тәрбияләнүче 200 бала өчен “Смурфики” дип исемләнгән яңа ел интерактив спектакле куелган. Бу көнне балалар Смурфляндия дигән гаҗәеп илгә сәяхәт кылганнар.
Яр Чаллыда урнашкан  “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә “Яхшылыкның төгәл адресы бар” дип исемләнгән конкурска йомгак ясаганнар. Әлеге бәйге үзәктә тир түгүче хезмәткәрләр арасында “Тынычлык аларның төшенә генә керә”, “Мисс һәм Мистер-антистресс”, “Ышаныч нурлары”, “Өмет утравы”, “Мәрхәмәтле куллар иҗаты” дип исемләнгән номинацияләр буенча уздырылган булган.
Яңа ел каникулларында Зәй районында  социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 бала өчен эшмәкәр Ф.Хәйруллин инициативасы буенча Раштуага багышланган бәйрәм уздырылган.
Түбән Камада урнашкан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре кышкы каникуллар чорында балаларның ялын файдалы уздыру максатыннан берничә социаль мөһим чара үткәргәннәр. 
Биектау “Өмет” халыкны социаль тәэмин итү үзәге үз карамагындагы өлкәннәрне Яңа ел бәйрәме белән бик кызыклы итеп тәбрикләгән.  Березкино һәм Бөреле авылы җирлекләрендә эшләүче социаль хезмәткәрләр, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият геройлары костюмнарын киеп, өлкәннәрнең өйләренә барып, Яңа ел белән котлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International