Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына караганда, 1 нче гыйнвардан 7 сенә чаклы 3 үлем белән тәмамланган һәм 1 авыр бәхетсезлек очрагы теркәлгән.
Яңа елда иң беренче булып теркәлгән үлем белән тәмамланган бәхетсезлек очрагы 1 гыйнварда “Генерирующая компания филиалы «Казанская ТЭЦ-2» ҖЧҖдә булган. Әлеге оешма хезмәткәре эш урынында үле килеш табылган.
3 нче гыйнвар көнне Түбән Камада урнашкан “Таиф-НК” ААҖендә дә үлем очрагы булган. Предприятие хезмәткәре нефтепродуктлар саклау цехындагы эстакада баскычы һәм йөк тимер юлы арасында үле хәлдә табып алына.
Шул ук көнне, әмма Әлмәттә урнашкан «Елховтранссервис» компаниясендә тагын бер үлем очрагы теркәлә. Хезмәткәрне үле хәлдә машина руле артында табып алалар.
Хисап атнасы өчен бер авыр җәрәхәтләргә китергән очрак Яр Чаллының “Ашыгыч ярдәм станциясе”ндә була. Биредә эшләүче хезмәткәр юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрә.
Бу хисап атнасында төркемле бәхетсезлек очраклары теркәлмәгән.
Хәзерге вакытта барлык очраклар буенча дка тикшерү эше бара.