Министрлык карамагындагы социаль тәэмин итү учреждениеләрендә Яңа елга багышланган чараларга йомгак ясыйлар

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Биектау “Өмет” халыкны социаль тәэмин итү үзәге үз карамагындагы өлкәннәрне Яңа ел бәйрәме белән бик кызыклы итеп тәбрикләгән.  Березкино һәм Бөреле авылы җирлекләрендә эшләүче социаль хезмәткәрләр, Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкияти геройлар костюмнарын киеп, өлкәннәрнең өйләренә барып, Яңа ел белән котлаганнар. Алар шигырьләр сөйләп, такмаклар җырласалар, әби-бабайлар, үз чиратларында, хезмәткәрләрне пешкән ризыклар, тәм-томнар белән сыйлаган. Социаль хезмәткәрләргә бу көнне Березкино һәм Бөреле мәктәпләре волонтерлары да ярдәм иткән.

Минзәләнең “Тургай” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында да Яңа елны бик күңелле каршылаганнар. Монда “Яңа елны эзләп” дигән чара уздырылган. Балаларны бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырырга бирегә башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча ярдәмчесе Н.Гыйльфанов һәм район советы депутатлары килгән.

Бөгелмә “Салават күпере” – “Радуга”  халыкны социаль тәэмин итү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре исә “Мамонтенок” волонтерлар төркеме белән бергә имин булмаган гаиләләрдә үсүче 173 балага Яңа ел әкияте бүләк иткәннәр. Бу көнне балалар янына Кыш бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчык кунакка килгән. Балалар алар белән бергә күңел ачканнар.

Чистайда урнашкан “Салават күпере” халыкны социаль тәэмин итү җирле үзәгендә “Буран кызы эзеннән” дип аталган чара узган. Монда исә социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган 16 бала катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International