ЯҢАЛЫКЛАР


31
декабрь, 2013 ел
сишәмбе
2014 нче елның гыйнварында ял көннәре хакында күп санлы мөрәҗәгатьләргә җавап итеп, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау  министрлыгы хәбәр итә.

30
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән хезмәткәрләр хакындагы мәгълүматларны публикацияләүне дәвам итә. Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматына  караганда, 21 нче декабрьдән 27 нче декабрьгә чаклы 2 үлем белән тәмамланган һәм 7 авыр  бәхетсезлек очрагы теркәлгән.

27
декабрь, 2013 ел
җомга
Менделеевск районы "Өмет яры"  үзәге белгечләре тарафыннан инвалид балалар өчен  Яңа ел тамашасы уздырылган.
Башкаланың 7 районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре волонтерлар белән берлектә "Мэри Поппинс", "Яңа елда сихерче маҗаралары", "Яңа ел әкияте"  дип исемләнгән Яңа ел тамашалары уздырганнар.

26
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Буа драматик театрында мөмкинлекләре чикле булган 197 бала өчен Яңа ел тамашасы булып узган.  Район башлыгы исеменнән балаларны Буа район хакимияте башлыгының  социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Садретдинова, Буа районы Пенсия фонды башлыгы Р.Җәләлов котлаган.
Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм  үзәге белгечләре тарафыннан үзәк карамагындагы балалар өчен  Яңа ел бәйрәме үткәрелгән.

25
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген Казанда социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республика өчьяклы комиссиясе утырышы узды. Әлеге чара кысаларында шулай ук "Русиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы" Русиякүләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да үткәрелде.
Тиешле карарны өч яклы комиссия координаторлары кабул итәчәк.
18 нче декабрьдән 24 нче декабрьгә кадәр булган хисап атналыгында эшеннән азат ителгәннәр арасында иң күп эшсез дип танылганнар эшкәртүче җитештерү тармагында. Биредә 141 кеше эштән азат ителгән.

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 33504  вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек  арта бара. Шулай итеп, 18 нче декабрьдән 24 нче декабрьгә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 1879  кеше исәпкә баскан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International