Яр Чаллыда балаларга «әкияти» каникуллар оештырганнар

2014 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникулларны файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан чыгып, Яр Чаллы “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре аз тэмин ителгән, тулы булмаган һәм күп балалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук мөмкинлекләре чикле 200 бала өчен “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәгендә Яңа ел тамашасы карау оештырганнар. Бу көнне балалар “Питер Пен һәм югалган бәйрәм иле” дигән театральләштерелгән тамаша күзәткәннәр. Төп герой белән бергә сихерче урлаган бала көлүен эзләп, тылсымчы фея, батыр пират, күңелле индеецлар белән танышканнар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге администрациясе әлеге бәйрәмне үткәрүдә булышлык күрсәткән “Огниво” 16 нчы балалар иҗаты үзәге Татьяна Пеговага һәм педагоглар коллективына, шулай ук балалар өчен бүләкләр әзерләгән “Бәхетле” супермаркеты директоры Ләйлә Аливасовага зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International