Яр Чаллының «Асылташ» балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрне Ижау зоопаркына алып барганнар

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Яр Чаллының «Асылташ» балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен кышкы каникуллар  бик файдалы уза.  Күптән түгел аларга “КАМАЗ” футбол клубы тарафыннан чираттагы бүләк ясаган – Ижау шәһәре  зоопаркына сәяхәт оештырган. Балалар бик кызыксынып хайваннар белән танышканнар, хәтта Кыш бабай һәм Кар кызы белән бәйрәмдә дә катнашканнар.

Үзәк администрациясе һәм балалар әлеге күңелле сәяхәт, иң мөһиме шат елмаю, яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен “КАМАЗ” футбол клубына зур рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International