Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә Раштуага багышланган чара узган

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенә Раштуа бәйрәме уңаеннан Симеон Верхотурский исемендәге мәктәп балалары кунакка килгән. Алар “Раштуа бабасы” дигән театральләштерелгән тамаша күрсәткәннәр.  Чиркәү җырлары белән бергә спектакльгә вокаль номерлар да кергән.

Чара ахырында концертны оештыручылар балаларга бүләкләр тапшырганнар, киләчәктә уңышлар теләп калганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International