«Веста» үзәге белгечләре балаларның кышкы каникулларын файдалы итү өчен күп көч куйганнар

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Камада урнашкан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре кышкы каникуллар чорында балаларның ялын файдалы уздыру максатыннан берничә социаль мөһим чара үткәргәннәр.  Мисал өчен, авыр томыш хәлендә булган 25 бала “Иван царевич һәм соры бүре” дигән хәйрия мультфильмын караган. Аннан тыш, “Игрозавр” күңел ачу комплексында Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә 25 мәктәп укчысы өчен   бәйрәм чарасы уздырылган. Әлеге балалар барысы да ведомствоара патронажда торучы гаиләләрдә тәрбияләнәләр.  Бу көнне һәр балага күңелле уен автоматларында уйнау мөмкинлеге тудырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International