Яр Чаллының “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә беләләр: “Яхшылыкның төгәл адресы бар”

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда урнашкан  “Ышаныч” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә “Яхшылыкның төгәл адресы бар” дип исемләнгән конкурска йомгак ясаганнар. Әлеге бәйге үзәктә тир түгүче хезмәткәрләр арасында “Тынычлык аларның төшенә генә керә”, “Мисс һәм Мистер-антистресс”, “Ышаныч нурлары”, “Өмет утравы”, “Мәрхәмәтле куллар иҗаты” дип исемләнгән номинацияләр буенча уздырылган булган. Максаты учреждениедә даими, нәтиҗәле эшләүче талантлы һәм һәрчак үсеш юлы буенча баручы хезмәткәрләрне билгеләүдән гыйбарәт.

Конкурс җиңүчеләре турында карар барлык белгечләре арасында уздырылган анкета нәтиҗәләре буенча кабул ителгән. Барлык номинантлар да акчалата призлар, дипломнар белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International