Авыр тормыш хәлендәге балалар Казанда узган “Смурфиклы Яңа ел” бәйрәмендә катнашканнар

2014 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасында яшәүче авыр тормыш хәлендә булган, күп балалы гаиләләрдә һәм ТР приютларында тәрбияләнүче 200 бала өчен “Смурфики” дип исемләнгән яңа ел интерактив спектакле куелган. Бу көнне балалар Смурфляндия дигән гаҗәеп илгә сәяхәт кылганнар. Бу илдә яшәүче гномнар белән бергә алар күнегүләр ясаганнар, күмәк уеннарда катнашканнар, хәтта үзләренең карларын да уйлап чыгарганнар. Спектакль барышында шулай ук кунаклар өчен конкурс, музыкаль уеннар, Кыш бабай чыгышы да оештырылган. Чарага килгән һәр кешегә күңелле бүләк: һава шарыннан ясалган сын  һәм  аква-гримм тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International