Яңа ел каникулларында Зәй районында социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 20 бала өчен эшмәкәр Ф.Хәйруллин инициативасы буенча Раштуага багышланган бәйрәм уздырылган. Бу көнне “Шатлык” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге, Социаль яклау бүлеге, Яшьләр эшләре буенча идарә хезмәткәрләре ведомствоара патронажда торучы балаларны “Пирамида” үзәгенә җыйганнар. Балалар янына Кыш бабай, Кар кызы һәм Убырлы карчык килгән. Чара бию, такмак, җыр, шигырьләр сөйләү белән үрелеп барган. Балаларга тәм-томнар белән тулы букчалар да өләшенгән.