"Исток-Башлангыч" үзәге белгечләре имин булмаган гаиләләрдәге ата-аналарны очрашуга чакырганнар

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Лениногорск "Исток-Башлангыч"  халыкны социаль тәэмин итү үзәге белгечләре "Гаилә очрашулары" клубы кысаларында "Баланың социаль тәҗрибәсе туплануда гаиләнең роле" дигән темага очрашу уздырганнар. Уртак сөйләшүгә имин булмаган гаиләләрдән ата-аналар чакырылган.  Алар белән сөйләшүдә бу көнне кинотренинг ысулын кулланганнар. Ата-аналар "Балалар сезгә карый" дигән фильм караган. Аннан соң психолог төркемле дәрес уздырган. Белгеч, очрашуда катнашучыларда үз-үзеңә ышану хисен ныгыту,   балалар белән сөйләшүдә киртәләрне алу өстендә эшләгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International