Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышы узды

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Хәзерге вакытта Татарстанның халыкка 120 миллион сумга якын бурычы бар. Бу күрсәткеч буенча республика Россия күләмендә дүртенче урынны тота. Әлеге яңалык Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәйтелгән коллегия утыршында билгеле булды. Чарада Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков, Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Хезмәт хакы күтәрелгән саен, бурыч та арта

Министрлыкның эш нәтиҗәләре белән хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин таныштырды.

Хәзерге вакытта республикада уртача хезмәт хакы якынча 25 мең сум дип санала. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 13 процентка артыграк. Иң күп хезмәт хакы алучылар исә Лаеш районында яши. Монда уртача хезмәт хакының күләме 30,2 мең сум. Ә менә Балтач, Әтнә, Әлки, Чүпрәле, Аксубай кебек районнарда бу күрсәткеч чагыштырмача түбән – нибары 15-16 мең сум тәшкил итә.

Айрат Шәфигуллинны исә хезмәт хаклары өлкәсендә бурычларның шактый зур булуы борчуга сала. Әйтергә кирәк, 2013 елның декабрь ахырында әлеге төр бурыч күләме буенча Татарстан Россиядә дүртенче урынны “яулаган” булган. Республиканы Хабаровск крае (169,5 миллион сум), Кемерово өлкәсе (167,7 миллион сум) һәм Мәскәү (151,7 миллион сум) генә уздырган.

Ә 2014 елның 1 гыйнварына Татарстанда хезмәт хаклары буенча әҗәтләрнең гомуми суммасы 119 миллион сумны тәшкил иткән. Бу - республиканың якынча 5 меңгә якын (!) хезмәткәр алдында бурычы бар дигән сүз.

Әлеге әҗәтләрнең күбесе авиатранспорт предприятиеләренә карый. Хәзерге вакытта “Ак Барс Аэро” компаниясе үз хезмәткәрләренә – 35,3, “Татарстан” АК – 30,5, ә “Бөгелмә” авиакомпаниясе исә 1,4 миллион сум акча тиеш.

Халыкка хезмәт хакы түләмәү белән бәйле проблеманың ни дәрәҗәдә актуаль булуын чыгышында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков та ассызыклап узды.

- Хәзер безнең алда торган иң мөһим бурыч – бу саннарның алга таба үсүен булдырмау. 1 гыйнвар күрсәткечләре буенча исә аерым тикшерү уздырырга кирәк. Бу гади статистика гына түгел. Алар артында кешеләр, гаиләләр тора. Шуңа күрә, хезмәт хакларын озак вакытка тоткарлауга караганда, иртәрәк банкротлыкка чыгуың яхшырак, - дип белдерде премьер-министр.

Тиздән пенсионерлар эшкә чыгачак

Ә менә эшсезлек проблемасына килгәндә, бу тармакта шактый алга китеш күзәтелә. Мәсәлән, хәзерге вакытта Татарстанның мәшгульлек үзәкләрендә теркәлгән эшсезләр саны якынча 17,5 мең кеше тәшкил итә.

- Бу - соңгы 18 ел эчендәге иң  әйбәт күрсәткеч. Әлеге санны киләчәктә дә киметергә тырышачакбыз, - дип белдерде Айрат Шәфигуллин үзенең чыгышында.

Бу өлкәдә проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, 2013 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә тәкъдим ителә торган вакансияләр саны республикадагы эшсезләр санына караганда ике мәртәбә күбрәк булган һәм бу күрсәткеч ел буена бер дә үзгәрмәгән.

- Мондый вәзгыять халык арасында эш урыны өчен көндәшлек булмауга китерә. Бу исә хезмәт җитештерүчәнлеге түбән булачак яисә инде шундый ук дәрәҗәдә сакланачак дигән сүз, - дип дәвам итте сүзен министр.

Айрат Шәфигуллин фикеренчә, киләсе өч елда республикада хезмәт яшендәге халык саны якынча 26 мең кешегә кимиячәк. Нәтиҗәдә, аларны пенсия яшендәгеләр алыштырырга тиеш.

Төрмәдән чыкканнарны эшкә алмау җинаятьләр санын арттыра

Хәзерге вакытта төрмәдә утырып чыккан кешеләрне эшкә урнаштыру һәм сукбайлар белән бәйле проблеманы хәл итү дә көнүзәк мәсьәләләр рәтендә карала. Мәсәлән, узган ел мәшгульлек үзәкләренә төрмәдән чыккан 765 кеше мөрәҗәгать иткән. Кызганычка каршы, аларның нибары 214е генә эшкә урнаша алган. Билгеле инде, әлеге төр гражданнарны бары тик хезмәт хакы түбән булган урыннарга гына алырга тырышалар. Авыл җирләрендә исә гомумән дә алардан читләшергә тырышалар.

Әлеге мәсьәләгә үзенең чыгышында Татарстан премьер-министры да зур басым ясады. Аның фикеренчә, төрмәдән чыкканнарны эшкә алырга теләмәү республикада җинаятьләр саны артуга китерә. Шуңа күрә, бу өлкәне җитди контрольгә алу кирәк.

Ә сукбайлар белән бәйле проблема тагын да кискенрәк тора. Шунысы аяныч, Татарстан сукбайларының күбесе югары һәм урта һөнәри белемгә ия икән. Яртысыннан артыгы исә бүген дә эшләргә сәләтле.

2013 елда махсус үзәкләрдә барлыгы 605 сукбай махсус тернәкләндерү узган. Иң кызганычы, аларның күбесе мондый тормышны үзләре сайлаган. Еш кына аларны мондый хәлгә наркотиклар, аракы һәм азартлы уеннар китергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International