Түбән Каманың "Балкыш" социаль-тернәкләндерү үзәгендә авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен чара узган

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Түбән Каманың "Балкыш" балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәге карамагындагы  авыр тормыш хәлендә калган балалар "Чагылыш" дигән үз-үзеңне танып булү программасы буенча тренингта катнашканнар. Ул уен формасында узган һәм үзеңне ачу, мөнәсәбәтләр төзү, сайлау, якты киләчәк, иҗат кебек өлкәләр хакында файдалы мәгълүмат алуга юнәлдерелгән. 
Белгечләр сүзләренә караганда, башта балалар күзәтеп кенә торганнар, әмма соңыннан күмәк эшли башлаганнар. Күп кенә читтә торган балалар үзләре командир булып куйган, сәләтләрен ача алган, дуслар тапкан.  
Чара ахырында һәр балага бүләккә бандана, тынычлык һәм дуслык символы, диплом бирелгән. 
Әлеге тренинг  "Хыял сулышы" инициатив-хәйрия төркеме белгечләре  белән берлектә үткәрелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International