Кичә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең уку-методик үзәгендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегия утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хезмәт, мәшульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов катнашты.
Айрат Шәфигуллин соңгы унбер ай эчендә хезмәт хакларының уртача 13 процентка артуын һәм 25 мең 182 сумга җитүен ассызыклады. Муниципаль берәмлекләр арасында айлык хезмәт хакы Лаешта (30 мең 252 сум), Әлмәттә (29 мең 944 сум), Түбән Кама районында ( 27 мең 796) һәм Казанда (28 мең 482) иң югары исәпләнә. Шул ук вакытта, Балтач, Әтнә, Чүпрәле, Аксубай һәм Апас районнарында хезмәт хаклары республикада каралганнан 40 процентка түбәнрәк.
Хезмәт хаклары буенча бурычлары булган муниципаль берәмлекләр дә бар. Кара исемлекнең беренче урынын Лаеш районы алып тора. Бурычларның күләме инде 66 млн. сумга җиткән. Бу нисбәттән Казанда бурычларның 17 млн. сум, ә Яр Чаллыда 14 млн. сум җыелуы да ассызыкланды. Республикада хезмәт хаклары буенча бурычларның күләме 119 млн сумга җиткән.
Министр республикадагы эшсезләр мәсьәләсен дә күтәрде. Хәзерге вакытта аларга "иң бай" районнар булып Чистай, Тәтеш, Алабуга һәм Баулы районнары санала.
Бүген мәшгульлек үзәкләрендә 17, 5 мең кеше исәптә тора. Министр сүзләренчә, мөмкинлеге чикләнгән гражданнарга, баласы булган хатын-кызларга һәм җәза срогын үтәүчеләргә эш табуы аеруча авыр. "Төп проблема - эш тәкъдим итүчеләрнең әлеге категориягә кергәннәрне үзләренә эшкә аласы килмәве", - дип ассызыклап үтте бу уңайдан Айрат Шәфигуллин.