Лениногорск районы социаль хезмәткәрләренә пенсия реформасындагы үзгәрешләр турында сөйләячәкләр

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Лениногорск районы "Исток-Башлангыч" халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә "Социаль хезмәткәр мәктәбе" кабаттан эшли башлаган. Социаль тәэмин итү сыйфатын яхшырту максатыннан бу уку елында әлеге мәктәптә укыту өчен пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге белгечләре дә җәлеп ителәчәк. Чираттагы очрашуда социаль хезмәткәрләргә  пенсия реформасында һәм закон актларындагы  үзгәрешләр турында сөйләргә җыеналар. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International