Кукмарадагы "Тылсым" үзәге карамагындагы әбине юбилее белән котлаганнар

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Кукмара районы  "Тылсым"  халыкка социаль яклау күрсәтү үзәгенең өйләргә йөреп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече, социаль хезмәткәр белән берлектә, Манзарас авылында яшәүче Җамалиева Гаденияне 80 яшьлек юбилее белән котлап, аңа истәлекле бүләк тапшырып кайткан. Бүләк исә шәхси эшмәкәр И.Гайнановның спонсорлык ярдәме булган. Гадения апа 40 елдан артык халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә бухгалтер булып эшләгән. И.Гайнанов “Мәрхәмәтле телефон” акциясе кысаларында да әлеге әбигә шәхсән үзе кәрәзле телефон тапшырган булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International