Чистайның "Салават күпере" үзәгендә наркоманияне кисәтүгә багышланган чара үткән

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Чистайның "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә "Яшьләр мохитендә социаль-негатив күренешләрне кисәтү" темасына наркоманияне кисәтүгә багышланган түгәрәк өстәл уздырылган.  Әлеге чара "Сәламәтлеккә мода" проекты кысаларында оештырылган. Бу проект исә ТР гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекләре арасында наркоманияне кисәтүгә юнәлдерелгән проектлар республика конкурсында җиңү яулаган булган. 
Түгәрәк өстәл кысаларында Чистай районында ВИЧ-инфекция буенча ситуация хакында мәгълүмат тыңлаганнар. Яшьләр арасында бу күренешләрне кисәтү буенча эш алып баруның мөһимлеге турында да ассызыклап үткәннәр.
Чара ахырында оештыручылар "Сәламәтлек планетасы" дигән смотр-конкурсның резолюциясен кабул иткәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International